Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә чит ил кешеләрен полициягә дәштеләр

Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсендә хокук саклау органнары җитәкчеләре район территориясендә яшәүче чит ил гражданнары белән очрашты.

Бүлекчәнең миграция пункты начальнигы Наилә Мәссарова “Чит ил гражданнарының Россия Федерациясендәге хокукый хәле хакында” федераль законга 2019 ел ахырында гамәлгә кергән үзгәрешләр хакында аңлатты. Чакырылган халык даими яшәүгә рөхсәтнең (вид на жительство) чиксез вакытка бирелүен белеп китте. Аны чит ил гражданина 14, 20 һәм 45 яшькә җиткәч алмаштыру зарур. Болардан тыш, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларны исәпкә алу кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә дә аңлатма бирделәр.

Район прокуроры Фаил Хәйруллин үз чыгышында чит ил гражданнары тарафыннан закон бозулар һәм җинаять кылулар өчен җаваплылык хакында сөйләде.

Бездә чит ил гражданнарын ялган исәпкә кую очраклары бер генә булмады. Чирмешән районы буенча эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов бу гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгын искәртте.

Очрашуда чит ил кешеләрен кызыксындырган башка сорауларга да җаваплар, аңлатмалар бирделәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X