Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә элеккеге җитәкче үзенә премия язган өчен суд каршында җавап бирде

Муниципаль районның контроль - хисап палатасы рәисе Василий Зеленеев үзен һич кенә дә рәнҗетмәгән: бер елдан артык ул үз - үзенә яхшы хезмәте өчен премия язып барган. Беренче тапкыр Василий Николаевич үзенә яңа, 2015нче елга аяк басканда бүләк ясый һәм декабрь аенда үз - үзенә премия бирү турында карар чыгара....

Муниципаль районның контроль - хисап палатасы рәисе Василий Зеленеев үзен һич кенә дә рәнҗетмәгән: бер елдан артык ул үз - үзенә яхшы хезмәте өчен премия язып барган.

Беренче тапкыр Василий Николаевич үзенә яңа, 2015нче елга аяк басканда бүләк ясый һәм декабрь аенда үз - үзенә премия бирү турында карар чыгара.
2015нче елның апрель аенда хисап палатасы рәисе кабат үз - үзен бүләкли. Август, сентябрь айларында да Василий Зеленеев законсыз рәвештә гаилә бюджетын тулыландырырга мөмкинлек таба, "нәтиҗәле, намуслы хезмәте һәм һөнәри уңышлары өчен" кулын куеп, "Контроль - хисап палатасы рәисенә премия язу турында" карарлар чыгара. Әмма, эш вакытын хисаплау табельләренә караганда, ул бу айларда я больничныйда булган, я эшкә килмәгән, димәк, үз вазыйфаларын башкармаган дигән сүз.
Василий Зеленеев үз гаебен таныган, алган акчаларын кире кайтарып биргән һәм район суды карары буенча аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы премия суд