Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән суды эшсезләрне дә хөкем итә

Быел район суды тарафыннан урлашу өчен хөкем ителгәннәрнең күпчелеге беркая да эшләмәүчеләр, ягъни аларның даими керем чыганагы юк. Казанкада яшәүче 48 яшьлек Гөлфия Шәйхетдинова шундый начар гамәлләре өчен ике тапкыр утырып чыккан. Беркая да эшләмәүче әлеге хатын-кыз чираттагы кырын эше өчен күптән түгел янә суд эскәмиясенә эләкте. Район суды аны...

Быел район суды тарафыннан урлашу өчен хөкем ителгәннәрнең күпчелеге беркая да эшләмәүчеләр, ягъни аларның даими керем чыганагы юк.

Казанкада яшәүче 48 яшьлек Гөлфия Шәйхетдинова шундый начар гамәлләре өчен ике тапкыр утырып чыккан. Беркая да эшләмәүче әлеге хатын-кыз чираттагы кырын эше өчен күптән түгел янә суд эскәмиясенә эләкте. Район суды аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Тик ул сабак алыр микән?
Урта махсус белеме булган 19 яшьлек Рөстәм Корычбаевка әлегә кадәр суд юлында йөрергә туры килмәгән. Быел ул 12 мең сумлык кеше әйберен урлауда гаепләнде. Шушы җинаяте өчен Рөстәм 6 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде. Ә хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.
Лашманнан Заһит Гамировка һәм Иске Үтәмештән Ришат Галимовка да шундый җинаятьләре өчен суд каршында җавап бирергә туры килде.
Кеше әйберенә кул сузу - киң таралган җинаятьләрнең берсе. Хокук тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, эшсезләр азайса, урлашуларның саны да кимер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан лашман Штраф суд