Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 240 мең сум акчасын урлаганнар

Тагын бер якташыбыз мошенниклар корбаны: кырыкалдарлар хатын-кызның банк картасыннан 240 мең сумга якын акчасын урлаганнар.

Исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән өчен хөкем ителгән булып, шул ук гамәлне янә кабатлаган машина йөртүчегә карата да җинаять эше кузгатылган. 3-9 февральдә район полиция бүлегенең кизү частенда 27 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары 14 беркетмә төзегән.

Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 60 факты ачыкланган, шул исәптән исерек килеш транспорт белән идарә итүнең бер факты мәгълүм. Чирмешән кешесе Иске Үтәмеш авылындагы фермадан металл арматура урлаган ике чирмешәнлене җавапка тартуны сорый.

Тагын ике якташыбыз: Чирмешән һәм Югары Кәминкә кешеләре үзләрен кыйнаучылардан зарланганнар. Лашманда яшәүче хатын-кыз үзенең банк картасыннан 54 мең сум күләмендә акча урлаулары хакында полициягә гариза язган.

Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев