Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешән районында “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр бир!” акциясе башланды

11 нчы мартта "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр бир!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 22 мартка кадәр барачак.

Акция халыкны наркомания проблемасына  җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшәгездә  өй шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән ышаныч телефонына хәбәр бирегез! Телефон номеры: (884396) 2-54-39 яки 02.

Һәр очракта да сезнең шалтырату сер итеп саклана. Җәмгыятьтә наркотиклар таралышына, яшьләрнең агулануына битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар!

фото с pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев