Чирмешән районында бер атна эчендә исерек хәлдә машина йөртүче өч кеше ачыкланган
Бер райондашыбызга, үзен Россия Эчке эшләр министрлыгыннан дип, бер ир-ат шалтыраткан һәм әлеге хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен әйткән. Аңа, имеш, кичекмәстән банк бүлегенә килергә кирәк икән. Хатын-кыз моннан баш тарта һәм шикле шалтырату турында полициягә хәбәр итә.
Гомумән, 5-11 августта район полиция бүлегенең дежур частенда 24 хәбәр алганнар.
Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 15 административ беркетмә төзегән. Матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк.
Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган, шуларның өчесе - автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү.
Ульяновка авылы янындагы күлдә браконьерлар ятьмә куялар, дип телефоннан шалтыратып әйткәннәр. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
Полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә спиртлы эчемлек продукциясе сату фактын да ачыклаган.
Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча рейдлар дәвам итә, алар барышында кагыйдә бозуның 15 очрагы ачыкланган, гаеплеләргә карата беркетмәләр төзелгән.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев