Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында аракы белән агуланып өч кеше үлгән

2013нче елны районда спиртлы эчемлекләр белән агуланып, өч кеше вафат булган. Район үзәк больницасыннан белешүебезчә, бирегә алкогольле эчемлекләрдән зыян күрүчеләр еш мөрәҗәгать итә, аракы белән артыгын "мавыгучыларны" стационарда ук дәваларга туры килә.Кызганыч, районда алкоголь кулланучылар саны арта бара, диләр врачлар, димәк, аракы белән агуланучылар саны да үсәчәк. Аракыга минималь бәяне...

2013нче елны районда спиртлы эчемлекләр белән агуланып, өч кеше вафат булган.


Район үзәк больницасыннан белешүебезчә, бирегә алкогольле эчемлекләрдән зыян күрүчеләр еш мөрәҗәгать итә, аракы белән артыгын "мавыгучыларны" стационарда ук дәваларга туры килә.Кызганыч, районда алкоголь кулланучылар саны арта бара, диләр врачлар, димәк, аракы белән агуланучылар саны да үсәчәк.

Аракыга минималь бәяне арттыру да эчкечеләрне куркытмады. Чөнки ялган аракы сатучылар һәр авылда диярлек бар.Узган елны район территориясендә ялган аракы сатуның 22 факты ачыкланган.

-Нигездә, моның белән гел бер кешеләр шөгыльләнә,-ди "Чирмешән" муниципальара бүлеге оперуполномоченные Илнар Җиһаншин. - Кайберәүләр инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка да тартылдылар, берничә кешегә карата җинаять эше дә ачылды. Мәсәлән, узган елны дүрт факт буенча эш кузгатылды.

Үткән елның ноябрь аенда гына да легаль булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр саткан өчен дүрт кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Билгеле, ялган алкоголь продукциясе сатып алучыларны аның арзан бәясе кызыктыра. Сыйфаты шикле аракыны антисоциаль тормыш рәвеше алып баручы кешеләр генә түгел, ә акчалары булган, яхшы тәэмин ителгән кешеләр дә сатып ала. Әмма акчага экономия ясап, алар сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ялган алкоголь продукциясе ГОСТ таләпләренә туры килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан аракы