Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән пенсионеры киявенә дип мошенникларга акча күчергән

Шушы көннәрдә генә тагын бер чирмешәнле кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән. Бу очракта да мошенниклар билгеле бер схема буенча эшләгән: берәүгә "бәлага юлыккан" туганнарын коткару өчен зур суммада акча кирәк булуы турында телефоннан шалтыратып хәбәр иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре сүзе буенча, мошенниклар әүвәл "корбаннары" турында мәгълүмат туплыйлар. Туганнарының исемнәрен, кайда яшәүләрен ачыклыйлар. Шуңа...

Шушы көннәрдә генә тагын бер чирмешәнле кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән.

Бу очракта да мошенниклар билгеле бер схема буенча эшләгән: берәүгә "бәлага юлыккан" туганнарын коткару өчен зур суммада акча кирәк булуы турында телефоннан шалтыратып хәбәр иткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре сүзе буенча, мошенниклар әүвәл "корбаннары" турында мәгълүмат туплыйлар. Туганнарының исемнәрен, кайда яшәүләрен ачыклыйлар. Шуңа да кайберәүләр, туганыгыз юл-транспорт вакыйгасында гаепле, диюче аферистларга бик тиз ышаналар. Соңгы очракта да телефоннан шалтыратучы, үзен кияү дип әйтә. Ни өчен башка номердан шалтыратуы турында сорагач, полиция хезмәткәрләре документларны һәм телефонны алдылар дип җавап кайтара. Шикләнеп, әлеге мәгълүматны тикшерү өчен, якташыбыз кызына да шалтырата. Ләкин ул да, иренең бу вакытта нәкъ шул, телефон аша әйтелгән, юлдан кайтуын раслый. Нәтиҗәдә, райондашыбыз терминал аша кәрәзле телефон номерына 30 мең сум акча күчерә.
Сүз уңаеннан, районда узган сигез айда мошенниклыкның 11 факты теркәлгән, шул исәптән 10сы телефон буенча шалтыратучылар, бер очракта интернет аша коммуналь хезмәтләр түләгәндә, карточкадан акча урлыйлар.
Полиция хезмәткәрләре тагын бер тапкыр кисәтә: таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерегез, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы пенсионеры