Чирмешән егетләре бай табын урынына суд эскәмиясенә эләгәләр
Чирмешәндә яшәүче 30 яшьлек егетне район суды урлашуы өчен каты режимлы колониягә озатты. Беркая да эшләмәүче Андрей Султанов кеше милкенә кул сузганы өчен инде ике тапкыр суд эскәмиясенә эләккән, җәмәгать тәртибен бозган өчен берничә кат административ җаваплылыкка тартылган, тик әле һаман да үзенә сабак алмаган. Иптәшләре Игорь Потапов һәм Юрий...
Беркая да эшләмәүче Андрей Султанов кеше милкенә кул сузганы өчен инде ике тапкыр суд эскәмиясенә эләккән, җәмәгать тәртибен бозган өчен берничә кат административ җаваплылыкка тартылган, тик әле һаман да үзенә сабак алмаган. Иптәшләре Игорь Потапов һәм Юрий Мухин белән ул икмәк кабул итү предприятиесе складына кереп ике центнерга якын арпа алып чыга (әшнәләренең берсе судка кадәр кинәт кенә вафат була). Бер атнадан соң Султанов күршесе Илнур Сәгъдиев белән төнлә "Пельменная" кафесына тәрәзә ватып керәләр һәм 22 мең сумлык товар урлап чыгалар. Пакетларга 60 шешәдән күбрәк аракы белән шәраб, шоколад, сигарет, камыр ризыклары тутыралар. Кыскасы, иркенләп бәйрәм итәргә була исәпләре.Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев