Бәркәтәдә берәү, кибетчегә пычак белән янап, бер шешә аракы урлаган
Бу хәл август аенда Бәркәтә авылында булган. 53 яшьлек ир-егет, аек булмаган хәлдә, өеннән пычак алып, авыл кибетенә таба юнәлә. Биредә ул, сатучыга-авылдашына пычак белән янап, бер шешә аракы таләп итә.
Тормышы өчен куркып калган хатын-кыз, исереккә 0,25 литрлы бер шешә аракы бирә. Берничә көн баш күтәрмичә эчкән ир-ат, аны кибет уртасында ачып, шунда ук эчеп бетерә һәм чыгып югала.
Суд барышында, хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. Кибеткә китергән зыянны, 114 сум 45 тиен акчаны да каплый, ләкин җаваплылыктан котыла алмый.
Нәтиҗәдә район суды гаепләнүчене ике елга ирегеннән (шартлы рәвештә) мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев