Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башта – штраф, аннары – ирекне чикләү

Агымдагы елның узган өч аенда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның 10 факты ачыкланган, биш кешегә карата җинаять эше кузгатылган, тагын бишесе административ җаваплылыкка тартылган. Шәхси йортлардан ялган аракы сату фактларын Чирмешәндә, Иске Сережкинода, Иске Элмәледә, Түбән Кармалкада теркәгәннәр. 2011нче елны районда алкоголь продукциясен законсыз сатуның 47 факты ачыкланган. Полиция...

Агымдагы елның узган өч аенда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның 10 факты ачыкланган, биш кешегә карата җинаять эше кузгатылган, тагын бишесе административ җаваплылыкка тартылган.


Шәхси йортлардан ялган аракы сату фактларын Чирмешәндә, Иске Сережкинода, Иске Элмәледә, Түбән Кармалкада теркәгәннәр.

2011нче елны районда алкоголь продукциясен законсыз сатуның 47 факты ачыкланган.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, нигездә, бу эш белән гел бер үк кешеләр шөгыльләнә. Әйтик, күптән түгел генә Чирмешәндә яшәүче өлкән яшьтәге бер хатын - кызның легаль булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сатуы ачыкланды. Аны административ җаваплылыкка тартып, штраф салганнар иде. Сүз уңаеннан, әлеге хокук бозу өчен штраф күләме 2 мең 500 сумнан - 5 меңгә кадәр. Бер ай да узмый, әлеге апа кабат өеннән аракы сата. Бу юлы аны суд карары нигезендә сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән алкоголь продукциясен законсыз сату