Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар пособиеләрен түләү кагыйдәләре үзгәрде

Владимир Путин Хөкүмәткә мөһим йөкләмәләр бирде, алар россиялеләргә һәм балаларга кагылачак. Хәзер кайбер пособиеләр керем үсешенә карамастан түләнәчәк. Бу хакта РБК яза.

Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча Президент берничә карар кабул итте. Моннан соң, ата-аналарның матди хәле яхшырган очракта да, балаларга айлык пособие түләнергә тиеш.

«Баланың тууы һәм тәрбияләнүе белән бәйле айлык пособиене вакытында түләүне тәэмин итәргә, шул исәптән гаиләнең эшкә сәләтле әгъзаларының керемнәре (шул исәптән хезмәт эшчәнлегеннән кергән керемнәр) күрсәтелгән пособие билгеләнгән вакыт эчендә арткан очракта», — диелә Кремль сайтында.

Икенче үзгәреш: инвалид баланы яки беренче төркем инвалидны караган әти-әни, өлешчә мәшгуль булса да, аның өчен айлык пособие алачак. Бу шулай ук уллыкка алучыларга һәм опекуннарга да кагыла.

Мәгълүмат "Шәһри Казан" нан алынды.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев