Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әккәрәй кешесе 700 мең сум акчасыннан “колак каккан”

Тагын бер якташыбыз мошенниклар “кармагына” эләккән.

Урта яшьләрдәге Әккәрәй кешесенә билгесез затлар, аның кесә телефонына шалтыратып  һәм ватсапка язып, биржа аша финанс хәлен яхшыртырга – “җиңел акча” эшләргә тәкъдим итәләр. Ир-егет озын-озак уйлап тормый, күп акчага кызыгып, күрсәтелгән адреска аз-азлап акча сала башлый. Август ахырында булган әлеге хәл берничә көн дәвам итә, һәм салынган акчаларның суммасы 700 меңгә җитә, өстәвенә әле якташыбыз аларны кредитка алган.

- Әлеге кеше акчаларын кире алмакчы була, ләкин аңа акча салдыру мөмкинлеген бирмиләр, - ди район полиция бүлеге тикшерүчесе Лилия Лоткова. – Мошенниклар “кармагына” эләгүен аңлаган якташыбыз безгә мөрәҗәгать итте. Тик әлеге билгесез затларның кайдалыгын булуларын ачыклавы кыен, чөнки алар виртуаль, чынбарлыкта булмаган телефон номерларыннан элемтәгә чыгалар. Шуңа да сак булыгыз, мошенниклардан алдатмагыз.

Марат Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев