Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Иң яхшысы – өйдә

Яңа елны балалар гына түгел, өлкәннәр дә дулкынланып көтә, ниндидер могҗизага өметләнә. Төрле юрауларга да ышанып куябыз. Күпләр Яңа елны гороскопларда язылганнарны үтәп каршыларга тырыша. Ә сез бу сихри бәйрәмне кайда, ничек каршыларга җыенасыз?

Фәһим МИНАПОВ (Чирмешән): - Без, гадәттә, Яңа елны өйдә каршылыйбыз. Быел да туганнар һәм дуслар белән утырырга җыенабыз. 31 декабрь көнне мул табын көйләп, мунча ягабыз, “Ирония судьбы или с легким паром” кинофильмындагы кебек, бу инде – матур гадәт. Лайфхак та әйтим әле. Без җәй көне мунчага себерке әзерләгәндә берничә парын, азык-төлек пленкасы белән чорнап, туңдыргычка куябыз. Гадәттә, аны Яңа ел мунчасында кулланабыз. Бу миннекнең исен, аның белән чабынуның тәмен аңлату мөмкин түгел. Быел Себердән күчтәнәчкә ак чыршы (пихта) себеркесе алып кайткан иделәр, аны да шул көнгә саклап торабыз. Яңа елны кунакта, шәһәрдә каршыларга яратмыйбыз, шуның өчен декабрь ахырында һәм бәйрәм ялларында балалар белән Әлмәткә барып, чыршыларны карап, туганнарда кунак булып кайтабыз.

Татьяна МАКУЕВА (Күтәмә): - Әйе, ничә яшьтә булсак та, Яңа елда могҗиза, Кыш бабайдан бүләк көтәбез. Кыш бабай бүләкләрен әзерләп куйдым инде. Гадәттә, ул аны чыршы төбендә “калдыра”. Яңа елны каядыр китеп каршылыйсы килә, тик миңа һөнәрем мөмкинлек бирми, авылда авыручылар күп, теләсә кайсы вакытта чакырулары бар. Өйдә табын көйлим, кем генә килсә дә, без бик шат. Совет чорыннан калган гадәт буенча, кышкы салат (оливье), тун астындагы балык (подшуба) әзерлим һәм тавык кыздырам. Бал-маскарадка авыл мәдәният йортына барабыз, аннан соң өйдә утырабыз, рәхәтләнеп телевизор, концерт карыйбыз.

Эльвира ӘФЛӘТУНОВА (Кармыш): - Яңа ел – гаилә бәйрәме. Шуның өчен без аны, гадәттә, өйдә каршылыйбыз, яки Минзәләгә минем әниләргә барабыз. Җырларга, биергә яраткан кешегә бәйрәмдә дә эш табыла. Без авылда да, кунакка барган җирдә дә бәйрәм концертында катнашабыз, бик кызык була. Яңа ел каршылаганнан соң тау шуарга чыгу гадәте дә бар әле, быел ничек булыр. Шөкер, кар да яуды.. Яңа ел табынына һәр елны тутырган каз пешерәм. Аны бер тәүлек тозлы суда батырып торганнан соң, эченә карабодай, караҗимеш, алма тутырып, җиңсәгә (рукав) тыгып, газ миченә куям. Бәйрәм табыны пилмәнсез дә булмый инде.

Александра КОНСТАНТИНОВА (Ульяновка): - Бәйрәмгә балаларны, оныкларны көтәбез. Яңа елны ел саен гаилә белән каршылыйбыз. Оныклар белән шау-гөр килеп, бик күңелле була. Балалар табынга нинди дә булса аерымрак салат әзерлиләр, куян, каз да пешерәбез. Ә гороскоптагы төрле юрауларга ышанмыйм. Үзебез нәрсә яратабыз, шуны куябыз бәйрәм табынына.

Ландыш ФӘСХЕТДИНОВА (Иске Үтәмеш): - Яшь вакытта Яңа ел каршыларга шәһәргә еш бардык, тик быел өйдә генә булабыз, бу илдәге вәзгыять белән бәйле. Бәйрәм табынын мулдан әзерлибез, каз пешерәм, пилмән дә дә була, салатларның да төрлесен ясыйм. Кунак килсә, ишек ачык, өстәл әзер. Авыл мәдәният йортына барып концерт карап, лотерея уйнатып кайту да кәефләрне күтәрә, үзенә күрә бер бүләк кебек була. Оныкларга, улыбызга Кыш бабай “бүләкләре” дә әзерлибез, алар аны көтеп тора.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев