Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр Сабантуйга әзерләнә

Язгы кыр эшләре тәмамлану белән авыл халкы Сабан туена әзерләнә башлый. Быел ул авылларда 6 июньдә, ә район үзәгендә 7 июньдә үтәчәк. Оештыручылар аны елдан-ел кызыклырак һәм мавыктыргычрак итәргә телиләр. Бәйрәмнең уңай һәм җитешсез яклары тамашачыларга яхшырак күренә. Шуның өчен газета укучыларның да фикерләрен белергә булдык. Радик Илалов (Кара Чишмә):...

Язгы кыр эшләре тәмамлану белән авыл халкы Сабан туена әзерләнә башлый. Быел ул авылларда 6 июньдә, ә район үзәгендә 7 июньдә үтәчәк. Оештыручылар аны елдан-ел кызыклырак һәм мавыктыргычрак итәргә телиләр. Бәйрәмнең уңай һәм җитешсез яклары тамашачыларга яхшырак күренә. Шуның өчен газета укучыларның да фикерләрен белергә булдык.

Радик Илалов (Кара Чишмә): - Сабан туйлары авылларда да, район үзәгендә дә бик матур оештырыла. Тик ел буе авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга игътибар һәм хөрмәт җитеп бетми кебек. Юклы-барлы хезмәт хакына эшләүчеләргә бүләкнең юньрәге эләгә, ә профессиональ көрәшчеләр машиналарга утырып китә. "Сабан" бәйрәме булгач, анда авыл халкы хөрмәтләнсен иде. Сабан туенда спиртлы эчемлекләр сатылмавы бик яхшы, анысын хуплыйм.
Миңнегөл Нәҗипова (Кармыш): - Сабан туен көннәр җылыта төшкәч, эшләр кимегәч, берәр атнага соңрак ясасалар да яхшы булыр иде. Чөнки аны туганнар белән очрашу бәйрәме дисәк тә була. Безнең авылда бәйрәмне бик матур оештыралар, үзебезнең даими иганәчеләребез дз бар, алар бүләкләрне кызганмыйлар. Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, күп сөт тапшыручылар да - берсе дә бүләксез калмый.
Вил Дәүләтшин (Чирмешән): - Чирмешәнгә кайтып урнашканнан бирле Сабан туена бармыйча калганым юк. Гаиләбез, әти-әни, туганнар белән бергә утырып мәйданны, уеннарны башыннан ахырына кадәр карыйбыз. Кая гына утырып карасаң да, барысы да бик яхшы күренә, кибетләр дә янәшәдә генә.
Нина Уламасова (Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе): - Татар халкының милли бәйрәмен без һәр елны билгеләп үтәбез. Тик һәр елны иганәчеләр белән генә проблема була. Шулай да акча табабыз, халык өчен бәйрәмне оештырабыз, бик күңелле үтә. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын "Сөлчә" җәмгыяте үзе бүләкли. Ә менә артистлар белән проблема булганы юк, җырчылар да, биючеләр дә, күңелле итеп алып баручылар да үзебезнеке. Аппаратура гына тузган.
Фәридә Имаметдинова (Урманасты Үтәмеш): - Мин үзем авыл китапханәсендә эшләгәч, авыл Сабан туен оештыру мәшәкатьләре дә безнең өстә. Шөкер, даими иганәчеләребез бар, бүләкләре яхшы булгач, бәйрәм дә күңелле үтә, катнашучылар күп була. Ә район Сабан туеның ачу өлешендә чыгыш ясыйбыз. Бу бәйрәмдә дуслар, туганнар белән очрашабыз, бик күңелле була. Бәйрәмгә республикадан артистлар күбрәк чакырылса яхшы булыр иде, бөтен кеше дә аларның концертларына йөри алмый бит.
Кирам Гыйләҗев (Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы): - Иганәчеләр булса бәйрәм оештыруның әллә ни авырлыгы юк. Һәр елны хәлле авылдашларыбыз ярдәм итте, рәхмәт, быел да алар ярдәменә өметләнәбез. Сабан туена Яр Чаллыдан артистлар да чакырырга ниятләп торабыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы

2
X