Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр - “Президент“ өчен

2010 нчы елны Россиядә бер генә Президент калырга тиеш дигән закон кабул ителде. Буген әлеге атама биш республикада (Башкортстан, Дагыстан, Саха, Татарстан һәм Удмуртия) бар. Калганнары, законнарына үзгәрешләр кертеп, бу атамадан баш тарттылар. Федераль үзәк Россиядә бер генә Президент калдыру таләбен куя. Киләчәктә Татарстан җитәкчесе ничек дип аталырга тиеш? Бугенге...

2010 нчы елны Россиядә бер генә Президент калырга тиеш дигән закон кабул ителде. Буген әлеге атама биш республикада (Башкортстан, Дагыстан, Саха, Татарстан һәм Удмуртия) бар. Калганнары, законнарына үзгәрешләр кертеп, бу атамадан баш тарттылар. Федераль үзәк Россиядә бер генә Президент калдыру таләбен куя. Киләчәктә Татарстан җитәкчесе ничек дип аталырга тиеш? Бугенге сорашу шул хакта.

Флүрә Рәхимҗанова (район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары): -Бәлки аның ничек аталуы бик мөһим дә түгелдер. Кешен эшләре бизи. Ә республикабыз бүген бөтен дөньяда диярлек билгеле, аны Президент җитәкли. Кирәкме икән бу атамасын алмаштыру?! Без бит инде моңа күнеккән.
Александр Майоров (Лагерка мәктәбе директоры): -Минемчә "президент"ны калдырырга кирәк. Җитди һәм төпле атама ул.
Валентина Захарова (туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре): -Илдә бер генә Президент булырга тиеш. Ничек кенә булса да, без Россия Федерациясе субъекты һәм аның составына керәбез. Бер Президент дәүләтнең бердәмлеген күрсәтә. Ә Татарстан җитәкчесен ничектер башкача да атап буладыр.
Рөстәм Вәлиуллин (Утыз Имән, нефтьче): -Республикабыз суверен дәүләт булып, аның Президенты, үзебезней Президент булса, яхшырактыр инде ул. Минемчә, президент атамасы бетерелсә республиканың дәрәҗәсе дә төшәр кебек.
Самат Шәмсетдинов (Ульяновка авыл җирлеге башлыгы): -Минемчә, ничек бар шулай калдырырга. "Президент" сүзенә күндек. Ул республика җитәкчесе, конституция гаранты.
Екатерина Кшуманева (Иске Котыш авыл җирлеге сәркәтибе): -Нәрсәгә аны үзгәртеп торырга?! Ничек бар, шулай калсын. "Президент" сүзе безнең өчен якынрак.
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы сайты аша да "Татарстан Республикасы җитәкчесен киләчәктә дә "Президент" дип атау белән килешәсезме?" дигән сорашу үткәрдек.
Бу сорауга 252 кеше җавап биргән. Респондентларыбызның 125се республика Президенты атамасын үзгәртмәскә, шулай калдырырга дип җавап биргән. 82 кеше үзгәртергә кирәк дип саный. 88 кеше әлеге мәсьәлә буенча референдум үткәреп, халык фикерен белү дөрес булыр дигән. 55 кеше моны федераль үзәк хәл итәргә тиеш дип уйлый. Ә 22 кешегә, гомумән, республика җитәкчесе ничек аталса да барыбер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Президент Татарстана Республика Татарстан суверен

2
X