"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үткәргән чираттагы сорашу авылларда ничек итеп чисталыкка ирешү хакында иде.
Шунысы кызыклы, респондентларның күпчелеге (46 процент) тирә-юньне җыештыру уртак бурыч, һәркем үз йорты тирәсен, бакча башларын, урам-тыкрыгын җыештырса гына авылларда тәртип булачак дип саный. Икенчеләр исә (28 процент) йорт-тирәләрен җыештырмаучыларны җавапка тарткан очракта чисталыкка ирешү...
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үткәргән чираттагы сорашу авылларда ничек итеп чисталыкка ирешү хакында иде.
Шунысы кызыклы, респондентларның күпчелеге (46 процент) тирә-юньне җыештыру уртак бурыч, һәркем үз йорты тирәсен, бакча башларын, урам-тыкрыгын җыештырса гына авылларда тәртип булачак дип саный. Икенчеләр исә (28 процент) йорт-тирәләрен җыештырмаучыларны җавапка тарткан очракта чисталыкка ирешү мөмкин дип уйлый. Өченче урында (21 процент) - иң үрнәк йортларны, урамнарны билгеләп үтү, ягъни иң пөхтә хуҗаларны мактау, бүләкләү нәтиҗәле булачак дип санаучылар. Ә менә авылларда санитар чисталык урнаштыру өчен өмәләрне ешрак үткәрергә дип тавыш биргән райондашларыбыз нибары 5 процент кына. Чынлап та, һәркем үз тирәсендә вакытында тәртип салса, бюджет өлкәсендә, төрле оешмаларда эшләүчеләр кемнәрнеңдер капка төпләреннән чүп-чар җыеп йөрмәсләр иде.
Сайттагы яңа сораштыруыбызда сүз Сабантуйның бизәге - милли көрәш турында бара. Бу ярышны ничегрәк үткәрергә, батырга нәрсә бүләк итәргә - әлеге уңайдан райондашларыбыз фикерен дә беләсе иде. "Безнең Чирмешән" район газетасының www.nashcheremshan сайтына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
Нет комментариев