Зиратта алдан урын алып кую үлемеңне якынайтамы?
«Үлем турында еш уйласаң, үлемеңне якынайтасың, диләр. Зиратта үзеңә урын алып калсаң, яки каберлекне чистартканда аяк киемеңә туфрак ияреп кайтсаң да, гомерең кыскара, дигән сүзләрне ишеткән бар. Ачыклык кертеп китегезче, дөрес сүзме бу?», - Апастан Зөһрә апа сорай бирә.
Сорауга «Түбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин ачыклык кертте: — Халыкта үлем белән бәйле мондый тузга язмаган сүзләр күп йөри шул. Аларның барысы да уйдырма, ырым-шырым гына. Бу сүзләргә ышанып, кайгыга батып йөрергә кирәкми. Киресенчә, үлем турында ешрак искә алырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм дә: «Барлык ләззәтләрнең җимерүчесе булган үлем турында ешрак искә алыгыз. Үлем турында ешрак искә алу йөрәкне йомшарта, Аллаһы Тәгаләдән куркуны арттыра, кешене күбрәк яхшы гамәлләр кылырга этәрә», — дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев