Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Үз туганнарыңнан соң иң якын кешеләрең – ике як күршең

Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә карата җибәрелгән хаклар бар. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә хакы, Пәйгамбәрләр хакы, ата-ана хакы. Шуларның берсе - күрше хакы. Күрше хакы турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә "Әгәр бәндәм Аллаһыга ышанып иман китерсә, тәкъдирнең яхшысына да, яманына да ышанса, күршесен хөрмәт итсен, күршесен рәнҗетмәсен, тынычлыкта тотсын", дигән. Күршеләрен...

Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә карата җибәрелгән хаклар бар. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә хакы, Пәйгамбәрләр хакы, ата-ана хакы. Шуларның берсе - күрше хакы. Күрше хакы турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә "Әгәр бәндәм Аллаһыга ышанып иман китерсә, тәкъдирнең яхшысына да, яманына да ышанса, күршесен хөрмәт итсен, күршесен рәнҗетмәсен, тынычлыкта тотсын", дигән.

Күршеләрен үзенең яманлыгы белән тынычсызлаган кеше мөэмин-мөселман була алмый. Бу һәркайда, һәр эштә дә сакланырга тиеш.

Өйләр янәшә булып бергә торганда бигрәк тә саклану кирәк.

Пәйгамбәребезнең күршесе һәркөнне аның өе янына, ул йөри торган юлга чүпләрен түгә торган булган. Беркөнне күрә (с.г.в.), чүп түгелмәгән. Әллә күршем чирләдеме икән, дип хәлен белергә керә. Тегесенең моңа исе китә, чөнки ул гел начарлык эшләп торган күршесенең мондый яхшылыгын көтми. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, менә нинди була икән мөселманнар дип, гафу үтенеп иманга килә, мөэмин-мөселман була. Күршеңә кайгы килсә бергә кайгырыш, сөенмә, Аллаһ аңа шәфкать кылып, сиңа бәла-каза җибәрүе мөмкин.

Үз туганнарыңнан соң синең иң якын кешеләрең - ике як күршең. Шуңа күрә күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, шатлык һәм кайгыларын уртаклашып, хезмәтләре булса аларга булышып, хәер-догаларын алып калырга тырышырга. Бу Аллаһ каршында бик зур әҗер-сәвапка ия. Күршеләрнең хәтерен калдырырга ярамый. Күршеләрнең нәрсә сөйләгәнен качып тыңлап тормагыз, яла якмагыз, бу бик зур гөнаһ.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) кем күршесен рәнҗетә, аңа җәннәт хәрам, диде. Һәрчак күршеләргә изгелек кылыгыз, диелгән Коръәндә дә (Ниса сүрәсе, 36 аять).

Җәмәгать, безгә барлык кешеләр, күршеләр белән дә һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булып, Аллаһыны һәрвакыт күңелебездә йөртеп, зикер итеп, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөннәтләрен үтәп., дөньяда яшәгәндә начарлыклар эшләүдән тыелып, изгелекләр генә эшләп калырга барыбызга да насыйп әйләсәң иде. Әмин.

Люцир Зыятдин,

Әмир авылы имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined