Язгы каникуллар вакытында Чирмешән мәчетендә лагерь эшләде
Язгы каникуллар чорында Чирмешән мәчетендә мәктәп укучыларын еш күрергә туры килде. 20-25 март көннәрендә биредә лагерь эшләде, ике төркемдә 50 малай һәм кыз көннәрен файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырды. Мәчеттәге абый-апалар балаларга Коръән сурәләре өйрәттеләр, тәрбия-әхлак дәресләре, мавыктыргыч мастер-класслар уздырдылар, рәсемнәр ясадылар. Балаларны мәчеттә кайнар ашлар белән дә сыйладылар. Лагерьда...
Язгы каникуллар чорында Чирмешән мәчетендә мәктәп укучыларын еш күрергә туры килде.
20-25 март көннәрендә биредә лагерь эшләде, ике төркемдә 50 малай һәм кыз көннәрен файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырды.
Мәчеттәге абый-апалар балаларга Коръән сурәләре өйрәттеләр, тәрбия-әхлак дәресләре, мавыктыргыч мастер-класслар уздырдылар, рәсемнәр ясадылар. Балаларны мәчеттә кайнар ашлар белән дә сыйладылар.
Лагерьда ял иткән малай һәм кызлар Әлмәт районының Кичүчат авылындагы Риза Фәхретдин музеенда да булдылар, күп кенә кызыклы әйберләр күреп кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев