Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Талашу уразаны бозамы?

Ураза вакытында талашу уразаны бозмый, ләкин аның савабын киметергә мөмкин. Бу турыда Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләгән.

Хәзрәт сүзләренчә, көн дәвамында ризык һәм судан тыелып тору – уразаның иң җиңел өлеше, телне тыеп тору күпкә кыенрак.

«Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм искәрткәнчә, кем дә кем ураза тотса, ләкин кемнедер кимсетсә, мәсхәрәләсә, алдаса, мондый ач тору Аллаһы Тәгаләгә кирәкми. Димәк, моның өчен савап булмый, син ач тордың гына дигән сүз. Ураза – ач тору гына түгел, без уйларыбызны тыябыз, телебезне тыябыз, ашказаныбызны тыябыз», – ди Рөстәм хәзрәт.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев