Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ризыкка тел тидереп карау уразаны бозамы?

“Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы? Уразаны бозмыйча, әмма мәкруһ (шелтәле) гамәл булып саналучы нинди гамәлләр бар?

Бу гамәл уразаны бозмый, әмма мәкруһ (шелтәле) гамәл булып санала. Мәкруһ – ул шундый гамәл, аны кылган яисә дөрес дигән кеше гөнаһлы була. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һәм башкалар керә.

Ураза вакытында көндез түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:
- файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
- ризык һәм сагыз чәйнәү;
- берәр азыкка телне тидереп татып карау;
- иреннән үбү;
- авыз ачмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
- авыруының көчәячәген белә торып, ураза тоту;
- сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.

Ураза тотучы кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:
- балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда);
- күзгә сөрмә тарту;
- тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү. Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый;
- кан алдыру;
- сөлек салдыру;
- госел коену.

Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын”, - дип яза “Дин турында”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев