Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Республика Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!         Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

 

 

Мөкаддәс бу бәйрәмдә һәр мөэмин чиксез нигъмәтләре һәм Кадер кичәсендә иңдерелгән Коръән Кәрим өчен рәхимле Аллаһы Тәгаләгәмәдхия-мактауларын юллый,  гыйбадәт кыла. Ураза вакытында  кешегә ихлас догаларының, тән һәм җан сафлыгы турында кайгыртуының, хәерле ниятләренең, игелекле эшләренеңәҗер-савабы –күңел көрлеге, Аллаһының мәрхәмәте һәм ярлыкавынасыйп була.

Ураза гаетендә Татарстан мөселманнары, Мәккә тарафына уй-карашларын юнәлтеп, миллионлаган дин кардәшләребез белән бергәләп Аллаһтан кешелеккә тынычлык һәм иминлек бирүен сорый.Хәзерге катлаулы, һәрберебездән сабырлык һәм олпатлык белән гамәл кылу, милләтара, динара хезмәттәшлекне ныгытуда, башка халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә шәхсән катнашу таләп ителә торган  заманда моның мөһимлеге  аеруча ачык аңлашыла.

Татарстанның һәм бөтен Россиянең мөселман өммәте өчен бу ел бик истәлекле:Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100ел тула. Россия Федерациясе Президенты  В.В. Путинның боерыгы нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк бу олуг бәйрәмнең  Татарстан өчен дә,  барлык Россия өчен дә әһәмияте гаять зур. Бу уңайдан уздырылачак күпсанлы чаралар мәңгелек рухи хәзинәләрнең тәэсире тагын да артуга, күпмилләтле халкыбызның тагын да берләшүенә, тарихи гаделлек урнашуга бәрәкәтле этәргеч бирер дип уйлыйм.

Ураза гаете ул – игелекле гамәлләр һәм миһербанлылык тантанасы.Рамазан аенда җәмәгать ифтарлары, мәдәни-мәгърифәти, хәйриякичәләреһәм балалар бәйрәмнәре уздыру Татарстанда күркәм гадәткә әйләнде. Республика мөселманнары мохтаҗлар һәм бүгенге көндә зур бәлагә тарган, йорт-җирләрен ташлап, күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр белән йөрәк җылысын һәм бәйрәм ризыкларын юмартларча бүлешер дип ышанам.

Бу изге бәйрәм көннәрендә Раббыбыз күңелләребезне шәфкать-мәрхәмәт, мәхәббәт нурына күмсен, иманыбызны ныгытсын! Һәркемгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек, иминлектелим!

 

 

 

Татарстан Республикасы

            Президенты                                                                  Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X