Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Рамазан” сүзе нәрсәне аңлата?

“Рамазан” ае нишләп шулай атала, беләсезме?

"Рамазан" дигән сүз “кыздыра, көйдерә торган эсселек” дигән мәгънәне белдерә. Бу изге айның шулай дип аталуның сәбәбе: ай буе гыйбадәт кылып, көндез ашаудан-эчүдән тыелып, изгелектә йөргән кеше ахырда зур савапларга ирешә, саваплар күплегеннән, булган гөнаһлар янып, юк ителә.

Аның икенче аңлатмасы да бар: бу айда ураза тоту җәйге челлә вакытында әмер ителгән булган, шуңа бу айны “рамазан” ягъни “яндыручы эсселек” дип йөртә башлаганнар.

Ә сез “рамазан” сүзенең мәгънәсен белгән идегезме?

Раббыбыз Аллаһ Рамазан аен барыбызга да гамәл-гыйбадәттә үткәреп гөнаһларыбызның гафу ителүенә, гыйбадәтләребезнең кабул ителүенә ирешергә насыйп итсен”, - дип яза “Татар хәзрәтләре”.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X