Рамазан аенда гөнаһларыбызны “яндырыйк”
Аллаһының рəхмəте белəн мөбарəк булган Рамазан аена якынлашабыз. Мәчетләребездә беренче тәравих намазы 26 май кичендә укылачак. Май аеның дүртенче шимбəсендə - 27 майда Раббыбызга тапшырып уразага керәбез, 24 июнь - уразаның соңгы көне. Ә Ураза гаете 25 июньдә була. Аллаһыга шөкер, җан-тəннəрен Раббыбызга тапшырып ураза тотучылар районыбызда елдан-ел күбəя. Хөрмəтле...
Аллаһының рəхмəте белəн мөбарəк булган Рамазан аена якынлашабыз. Мәчетләребездә беренче тәравих намазы 26 май кичендә укылачак. Май аеның дүртенче шимбəсендə - 27 майда Раббыбызга тапшырып уразага керәбез, 24 июнь - уразаның соңгы көне. Ә Ураза гаете 25 июньдә була.
Аллаһыга шөкер, җан-тəннəрен Раббыбызга тапшырып ураза тотучылар районыбызда елдан-ел күбəя. Хөрмəтле авылдашлар, мөселман кардəшлəр, шушы зур эштə һəрберегезнең катнашуын Аллаһы Тəгалə көтеп кала. Намаз укый белмим, дип куркып калмагыз, бу Аллаһының дине тарафына сезнең беренче адымыгыз булыр. Раббыбыз үзенең киң рəхмəтен һәм зур бəрәкəтен һəрбер ураза тотучыга вəгъдə итә.
Арабызда гөнаһсыз кеше юктыр, барыбыз да хаталар кыла. Пəйгамбəребез Мөхəммəд (с.г.в.) хəдисендə болай əйтә: "Барлык кеше гөнаһ иясе, лəкин алар арасында иң хəерлесе - хаталары өчен тəүбə кылучы". Шуңа да инде, барыбызга да ел буена җыелган гөнаһларыбызны яндырырга кирəк ("рамазан" яндыру дип тəрҗемə ителə). Икенче бер хəдистə болай əйтелə: "Кем Рамазан аенда иманлы рəвештə Аллаһтан зур əҗерне көтеп уразасын тотса, аның моңарчы кылган бар гөнаһлары гафу ителер". Шул сəбəптəн əйтеп китəсе килə, кайберлəре уйлаган шикелле "ураза ул безнең организмны җыелган пычрак-шлактан чистарту" гына түгел, ул безнең холкыбызны, гадəтлəребезне һәм моңарчы кылган хаталарыбызны төзəтү. Сез бу айда ураза тотучының сүгенеп йөрүен, үз əти-əнисен, туганнарын, күршелəрен кимсеткәнен күрмәссез. Чөнки бу мөбарəк булган айда Аллаһы бөтен дөньяга тынычлыкны һəм бəрәкəтне генə бирə. Ə без, хөрмəтле авылдашлар, мөселман кардəшлəр, бу айның форсатын кулланып Аллаһының бəрəкəтен ел дəвамыда ураза аша алып калырга ашыгыйк!
Шуны әйтәсе килә, мәчетебездә ел саен Чирмешән, Лашман, Иске Кади, Яңа Кади, Кара Чишмә, Бәркәтә һәм башка авыллар халкы җыелышып ифтар мәҗлесләре оештыралар, бер табында җыелу - Аллаһның рәхмәте ул. Ифтар мәҗлесендә малы белән ярдәм итүче дә Аллаһы Тәгалә каршында бик тә саваплы кеше булып санала. Мөхтәрәм җәмәгать, шушы изге эштә үзебездән өлеш кертик, тоткан уразаларыбыз кабул, ифтарларыбыз мул булсын!
Рамил хәзрәт Ибраһимов,
Чирмешән мәчете имам-хатыйбы .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев