Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Православие динен тотучыларның олы постлары бара

27 февральдә православие динен тотучылар өчен олы ураза (пост) башланды. Ул Пасха бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге пост христианнар өчен иң кырысы булып тора. Ул җиде атна буена барып, 15 апрельдә тәмамланачак. 16сында Пасха бәйрәме булачак.

- Күпләребез уразаны ризыктан тыелу дип исәпли. Әйе, пост ул ризыктан тыелу, әмма Изге Василий сүзләре буенча “уразаның файдасы ашаудан тыелу белән генә чикләнми, чөнки чын ураза явыз эшләрдән читләшүне аңлата”. Без гайбәт, ялган сөйләү кебек зарарлы гадәтләребезне һәм гөнаһлы омтылышларыбызны ташларга, нәфесебезне, телебезне тыярга тиеш. Ә ашаудан тыелу кешене җанын тәүбә итү өчен нечкәләндерә.  Көндәлек тормышыбызда без Аллаһыны, аның әмереннән читкә киткән һәрбер гамәлебез өчен аның каршында җавап бирәчәгебезне онытабыз, - ди   Чирмешән районы благочинные рухани Александр Филимонов.

Элек-электән олы пост вакытында туйлар, бәйрәмнәр үткәрмәгәннәр, күңел ачудан тыелып торганнар. Уразаны тотмау авыруларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, шулай ук сәяхәтчеләргә генә рөхсәт ителгән.

- Туклануга килгәндә, уразада ит, сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору киңәш ителә. Пост көннәрендә гыйбадәтханәгә һәм гыйбадәт кылуларга ешрак йөрү, өйдә дога кылу, дини әдәбият уку бик мөһим. Башка еллардагы кебек, быел да Олы Пасха бәйрәме шимбәдән якшәмбегә каршы төндә каршылана. Бу төндә Чирмешән храмнарында да гыйбадәт кылулар узачак, православие динен тотучылар, бергә җыелып, бер-берсен котларлар, бәйрәм итәрләр, - диде Александр Филимонов.

Сүз уңаеннан, Чирмешән районында 10 православие храмы бар.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев