Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Православие динендәге чирмешәнлеләр Пасханы бәйрәм итте

Пасха бәйрәме, язгы көн белән төн тигезләнүгә, күктәге айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы якшәмбе көнгә туры килә. Быел ул 16 апрельдә булды.

Бәйрәм алды кичендә һәм төнлә районыбыз чиркәүләрендә дә Пасха келәүләре, бәйрәм литургиясе башкарылды. Теләгән кешеләр йомыркаларны, куличларны чиркәүгә алы килеп изгеләндерделәр.

- Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Бәйрәмгә кадәр ураза тоттык, бер төрле ризыклардан тыелып тордык. Пасхага кадәр өйләр юыла, йорт тирәләре тазартыла. Христианнар бу бәйрәмдә тормыш яңара, яшәеш тантана итә дигән ышану белән яши. Бәйрәм көннәрендә христианнар бер-берсен “Христос воскрес” “Воистину Воскрес” дип сәламли, - диде Чирмешәндәге христиан зираты янәшәсендәге Петр һәм Павел апостоллар храмында үткән бәйрәм чараларында катнашкан якташыбыз Валентина Сапожникова.

Вячеслав Тимофеев мондагы бәйрәм службасына күрше Шентала районының Иске Афонькино авылыннан килгән.

- Пасха искиткеч зур, якты бәйрәм. Иртән балалар, йорттан-йортка кереп, йомырка, тәм-томнар җыеп йөри. Безгә кунаклар килә, үзебез дә барабыз. Бу көнне безгә эшләргә ярамый, православлар ял итәргә, ихластан бәйрәм итәргә тиеш, - ди ул.

Бәйрәм алды кичендә район башлыгы Рамил Айбатов район үзәгендәге барлык чиркәүләрдәге бәйрәм службаларына барып, якташларыбызны әлеге зур бәйрәм белән тәбрикләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров һәм Екатерина Назимова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев