«Җомга» сүзе нәрсәне аңлата?
Галимнәр фикере.
Җомга сүзе гарәп телендә «җәмәга»(جَمَعَ) фигыленнән барлыкка килгән. Ул «җыйды», «берләштерде» дигән мәгънәне белдерә.
Бу көннең «җомга»дип аталуы хакында галимнәрнең төрле фикере бар. Шуларның берсе, Аллаһ Тәгалә бу көнне Адәмне кеше рәвешенә кертеп җыеп бетерде. Бервакытны Әбү Һүрайра (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)гә шундый сорау бирде: «Әй Аллаһның илчесе! Ни өчен бу көн җомга дип аталды?»Пәйгамбәребез (с.г.с) әйтте: «Ул көнне атагыз Адәмнең балчыгы кеше кыяфәтенә кертелеп җыелды. Ул көнне дөнья бетә һәм улкөнне кешеләр каберләреннән чыгалар. Ул көннең ахыргы өч сәгатендә кеше Аллаһка дога кылса, аның догасы кабул була»(Ибн Мәрдәвәйһ).
Икенче фикер буенча, бу көн кешеләр җомга намазын укырга мәчеткә җыелганнары өчен әлеге исем белән аталды. Ибн Сирин әйтүенчә, Җомга исемен Мәдинә шәһәре халкы бирә. Мөхәммәд (с.г.с) Мәдинә шәһәренә килер алдыннан кешеләр җыелдылар һәм бу көнне Җомга дип атый башладылар. Аңа кадәр«Гарубә»дип йөртелә иде. Аллаһ Тәгалә җомга көнен мөселманнарга Үзен зурласыннар, җомга вәгазен тыңлап, иманнарын куәтләсеннәр өчен атналык бәйрәм итеп билгеләде. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Дөреслектә, бу көн– бәйрәм. Аллаһ аны мөселманнарга билгеләде. Кем дә кем җомгага барса, госел алсын» (Ибн Мәҗәһ).
"Ислам дине" каналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев