Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Нигә Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?

“Рамазан уразасы турында күп кенә хәдисләр риваять ителә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен тапшырган:

“Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар баглана”.

Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда Аллаһның рәхмәте иңәр, шайтаннар бикләнер, багланыр, ураза тотарга комачауламас.

Шуңа да күпләребезнең, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел булуын һәм гөнаһлар да аз кылынуын сизгәне бардыр. Килешәсезме?

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле көннәр теләп калам. Аллаһы Тәгалә без кылган гамәл-гыйбадәтләрне кабул кылса иде”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Чыганак:

Марат Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев