Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?

Намаздан бүленү турында «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.

Мин намаз укый башладым, ләкин бу хакта беркем дә, хәтта әти-әниләр дә белми. Кайчак намазны бүлмәдә укыганда, әни мине чакырса, намазымнан бүленеп, әти-әни янына чыгам. Намаз укуымны белмәсеннәр өчен. Болай эшләргә ярыймы?

Намаздан сәбәпсезгә бүленергә ярамый, бу  гөнаһ. Әти-әниләрегез сезне берәр вак йомыш белән генә чакыра, һәм аларга бернинди куркыныч янамый икән, намаздан бүленергә ярамый.

Намаз – бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим.

Расүлебез: «Намаз – җәннәт ачкычы», – диде.

«Хозур дин турында» телеграм-каналында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев