Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз укуны нәрсәдән башларга?

“Иң беренче чиратта шуны белик: намаз - безгә Аллаһның рәхмәте буларак бирелгән гамәл. Намаз күңелгә тынычлык, тәнгә сихәт бирә, безне тынычландыра. Намаз гыйбадәтен башкарып, кулларын догага күтәргән, Аллаһка мөрәҗәгать иткән кеше бу мизгелләрнең бик тә кадерле икәнен тоя.

Әлбәттә, бу изге эшкә алыныр алдыннан шәригать хөкемнәрен белүче, үтәүче берәр якыныңа, танышыңа яки, гомумән, берәр гыйлемле кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Намаз укырга ниятләүче кеше берничә адым үтә. Ул:
- тәһарәт, госел тәртипләрен өйрәнә;
- намаз укуда кирәкле булган хәрәкәтләрне өйрәнә;
- намазда укыла торган аять-сүрәләрне, догаларны ятлый;
- намазга кагылышлы мәсьәләләр белән таныша (мәсәлән, нәрсәләр намазны боза, нинди вакытларда намаз укылмый һ.б.)

Намаз - бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Намаз – җәннәт ачкычы”, – диде. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, намаз дигән күркәм гамәлгә омтылыйк, дуслар”, дип яза “Татар мәдрәсәсе”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев