Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Намаз фазыйләтләре

Намаз уку һәрбер мөселман өчен төп гыйбадәт булып санала. Намаз укыган кешенең башка гамәлләре дә төзек була.

“Намаз – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы, Раббыбыз әмер иткән гамәл.

Намаз – пәйгамбәрләр сөннәте.

Намаз – фәрештәләрнең яраткан гыйбадәте.

Намаз – иманның асылы.

Намаз – шайтанның яратмаган нәрсәсе.

Намаз – үлем фәрештәсе җан алырга килгәч, шәфкатьлелек кылыр, шул кеше җиңел генә җан бирер.

Намаз – Кыямәт көненә кадәр иясенең каберен яктыртып торыр.

Намаз – Кыямәт көнендә баш өстенә күләгә, тәнгә кием булыр.

Намаз – Кыямәт көнендә үз иясенә шәфәгать кылыр (аны яклар).

Намаз – Җәһәннәм утыннан пәрдә булыр.

Намаз – Җәннәткә керер өчен Аллаһы Тәгалә каршында дәлил булыр.

Кем биш вакыт намазны төгәл һәм ихлас үтәсә, аңа 5 нәрсә бүләк ителер – берсе бу дөньяда, дүртесе ахирәттә:
1. Дөньяда ризыгы җиңел табылыр, һәрнәрсә бәрәкәтле булыр.
2. Аллаһы Тәгалә кабер газабыннан азат итәр.
3. Кыямәт көнендә гамәл дәфтәре уң кулына бирелер (бу Җәннәтле булуның билгесе).
4. Сират күпереннән яшен тизлеге белән үтәр.
5. Үз намазларына игътибарлы булучылар Җәннәткә хисапсыз керерләр”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев