Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Мошенниклар Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ялган хәбәрләр җибәргән

Хөрмәтле дин кардәшләр! ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән телефон аша мошенниклык очраклары турында кисәтә. Шәхси яки хезмәтегезгә кагылышлы мәгълүматны, шулай ук акча күчерүне сорап шалтыратучыларга һәм шикле хәбәрләргә җавап бирүдән сакланыгыз.

Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез.

Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.

Шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Чыганак:

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев