Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды

10 марттан 11 мартка каршы төндә изге Рамазан ае башлана, бу чорда дин тотучылар ашаудан һәм су эчүдән тыела, догалар укый һәм изге эшләргә аерым игътибар бирәләр, дип сөйләде РИА Новостига Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния идарәсе рәисе урынбасары Рушан Аббясов.

«Якшәмбе көнне кояш баегач, бөтен дөнья мөселманнары өчен изге Рамазан ае керә. Бу чорда, кояш чыкканнан алып кояш баеганчыга кадәр, дин тотучылар ризык ашамыйлар, су эчмиләр. Рамазанда барлык хәрби конфликтлар, низаглар тукталырга тиеш. Бу — игелекле эшләр, хәйрия проектлары ае, мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында намаз уку һәм Коръән уку вакыты», — дип сөйләде Рушан Аббясов.

Аның сүзләренчә, Россиядә бу ай дәвамында кояш баегач, ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә өстәмә догалар — тәравихлар укыла.

«Рамазан аенда иманлы кешегә нәрсә эшләргә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген анализлау мөһим. Һичшиксез, бу айда сабырлык, якыныңа игътибар күрсәтергә кирәк. Бу — Аллаһ белән аралашу вакыты», — дип өстәде мөфти Аббясов. Рамазан — ураза, дога, хәйрия һәм тәүбә ае. Россия дини идарәләре карары буенча ул 10 марттан 11 мартка каршы төндә башлана һәм 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев