Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Мөселман хатын-кызларына чәч буярга ярыймы?

Социаль челтәрләрдә мөселман хатын-кызларының чәч буяу мәсьәләсенә кагылышлы киң фикер алышулар булды. Кайбер ханымнар «чәч буяу хәрам (халяль түгел)» дигән имеш-мимешләргә таянып, бу сорау белән Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән.

РФ Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Рушан Аббясов бу хакта ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, ислам динендә чәч буяуга туры килүче бернинди дә тыю юк. "Әгәр диндә ачык рәвештә әйтелгән тыю булмаса, бу эш "рөхсәт ителгән" дип санала".

Мөфти шулай ук хатын-кызларның чәч төсләренә дә чикләү куелмавын ассызыклады. Әмма ул традициягә таянып, мөселман ханымнарына исләренә төшерергә тәкъдим итте: гамәлдәге кагыйдәләр буенча, урамга алар яулык белән чыгарга тиеш, ә өйдә, якыннары арасында, яулыксыз йөри алалар. "Шул очракта чәчләрнең төсе теләсә нинди булырга мөмкин – бу хакта да бернинди тыюлар юк", – дип йомгаклады ул.

Чыганак:

Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев