Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Лашманда укытучылар хөрмәтенә ифтар мәҗлесе үткәрделәр

Лашман урта мәктәбен 1977 нче елда тәмамлаучылар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр һәм анда укытучыларны чакырдылар. Бу чараны укытучы Фаиз Билалов оештырды. Төрле яклардан кайткан классташлар алдында авыл имамы Гариф Гатин, Елховой имамы Искәндәр хәзрәт һәм башкалар вәгазь сөйләде, намаз укылды. Барча халык инде вафат булган укытучылар һәм классташлар, мәрхүм-мәрхүмәләр...

Лашман урта мәктәбен 1977 нче елда тәмамлаучылар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр һәм анда укытучыларны чакырдылар.


Бу чараны укытучы Фаиз Билалов оештырды. Төрле яклардан кайткан классташлар алдында авыл имамы Гариф Гатин, Елховой имамы Искәндәр хәзрәт һәм башкалар вәгазь сөйләде, намаз укылды. Барча халык инде вафат булган укытучылар һәм классташлар, мәрхүм-мәрхүмәләр рухына багышлап дога кылдылар. Соңыннан мәчетнең мәдрәсә өлешендә көйләнгән табын артында тәмле ашлар белән сыйладылар.

-Изге Рамазан аенда безгә карата шундый хөрмәт күрсәткән укытучыларыбызга зур рәхмәт, - ди ветеран укытучы Миңнегөл Гыйматдинова. Башкалар да шундый фикердә.

Мондый мәҗлес киләчәктә матур традициягә әвереләчәк. Классташлар шулай килеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дин