Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кызыл Яр мәчете сәдака акчаларына ремонтланган

Районыбызның егермеләп йортлы Кызыл Яр авылы мәчете тагын да матурланды.

Моңа кадәр изге йортның эчке ягында төзекләндерү эшләре башкарылган булса, сентябрь ае азагында бинаны тыштан ремонтларга керештеләр. Осталар  мәчетнең манарасын тышлап,  стеналарны да шундый яшел төстәге профнастил белән яңарттылар.

-Күптән түгел әлеге мәшәкатьләр төгәлләнде. Барысын да авылдашларның, Югары Кәминкә, Керкәле авылы халкының сәдака акчаларына эшләттек, бик зур рәхмәт ярдәм итүчеләргә. Авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев, район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов та изге эш өчен күп көч куйдылар, - ди авыл имамы  Зәйнулла Забиров. 

Бүген бу кечкенә авылда 40-45 кеше гомер итә. Җомгаларга - дүрт-биш, гает намазларына 30-35 кеше җыела. Кызыл Ярда мәктәп яшендәге ике бала бар: Моксиновларның кызлары һәм уллары Югары Кәминкә мәктәбенең башлангыч сыйныфларында белем алалар.

Зәйнулла Забиров фотосы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев