Күз тиюдән саклый торган ДОГА
Бозымнан, күз тиюдән Коръән аятьләрен, сүрәләрен укырга кушалар. Шуларның берсе – «Ән-Нәс» сүрәсе.
«Бисмилләәhи ррахмәәни ррахииим. Кульәгүүзү бираббин нәәәс. Мәликин нәәәс. Иләәhин нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсиль ханнәәәс. Әлләзии йүүәсвисү фии с̣удуурин нәәәс. Минәл җин нәти үән нәәәс».
Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев