Корбанның әҗерен бетермәгез
Чирмешән районы мөхтәсибе корбан калдыкларын теләсә кая ташламаска кушты
Бу атнада мөселман дин кардәшләребез иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен каршылый. Күпчелек якташларыбыз корбанга сарыклар яки мөгезле эре терлек чалачак. Аларның калдыкларын кая илтергә яраганлыгын район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов болай аңлатты.
-Корбан чалынганнан соң, аның калдыкларын, тиресен һәм эчке өлешләрен теләсә кайсы урынга ташларга ярамый, бу табигатькә һәм кешеләргә зыян китерергә мөмкин. Халык арасында суга ташларга кирәк дигән хаталы фикер дә йөри. Бу шулай ук тыела, хәтта гөнаһлы гамәл булып тора, - ди Рамил хәзрәт. - Якташларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә: чалган корбаннарыгызның әҗер-сәвабын бетермәгез. Малның калдыкларын, тиреләрен, сөякләрен махсус билгеләнгән урыннарга илтеп урнаштырыгыз яки күмеп куегыз. Чалган корбаннарыбыз кабуллардан булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев