Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кара Чишмә мәчете имамы тракторга утырып ярышты

Ай буена сузылган ураза әйтерсең лә кардәшләрнең көчен арттырган, мөселман Сабан туенда хәтта бабайлар да рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар.

- Мөгаен, иртәгә тиз генә тора да алмам, - дип шаяртып алды да 72 яшьлек Әхәт бабай Ситдыйков. Әлеге өлгер ветеран утын да кисте, буш савыт та тәгәрәтте, чүлмәк ватучылар арасында да күренде. Истәлеккә әллә ничә бүләк алып китте. 

Кара Чишмәдә бүгенге Сабан туен төп оештыручыларның берсе, бәйрәмне алып баручы Рөстәм Вәлиев та түзеп тора алмады, кечкенә тракторга утырып, узышчыларга кушылды.

 

- Барын да булдыра безнең Рөстәм, бик абруйлы, динле кеше. Авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков белән гел аңлашып, киңәшеп, халык өчен тырышып эшлиләр, - дип хезмәт ветераны Саимә апа Моратова имамнарын мактап куйды.

Узыш дигәннән, аланлыкта кечкенә тракторларда, мотоблокларда узышучылар Фәндәс Шәйхетдинов йөртүче 12 ат көчле, үзе үзгәртеп ясаган тракторда алга китә алмадылар, ул тиз элдертте.

- Сабан туен бик матур оештырганнар. Районда бик актив кешеләр булуга шатланабыз, - диде район җитәкчесе Рамил Айбатов тамашаларны карау вакытында. – Рамазан ае да күркәм узды. Рәхмәт, районда, авыллардан китеп читтә яшәүче якташлар да ифтар мәҗлесләре оештырдылар. Авыллардагы мәчетләрдә булу да уңай тәэсир калдырды.

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов әйтүенчә, район башлыгы Рамил Айбатов үзе дә Чирмешәндәге ике мәчеттә, туган авылы Бәркәтәдә дә ифтар мәҗлесләре үткәргән.

- Район җитәкчесе белән ураза вакытында 9 авыл мәчетендә ифтар ашында катнаштык, халык белән аралаштык, - диде Ибраһимов. – Быел ифтарга, тәравих намазына йөрүчеләр дә күп булды. Күпме кеше үтемле вәгазь тыңлады, Коръән укып, дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә якынайды, аның өчен ураза тоттык, изге гамәлләр кылдык. Ходай кабул кылсын.

Районда нәкъ Рамазан гаете көнне мөселман Сабан туе уздыру традициягә әверелде, бу бәйрәм инде бишенче тапкыр оештырылды. Анда язылганча, быелгысында кабат Кара Чишмәдә җыелдык. Сүз дә юк, аның төп мәшәкатьләрен шушы мәхәллә күтәрде.

Быел беренче Сабан туенда туп тибеп, велосипедта да узыштылар. Чирәмдә агач чаңгылар да шуды. Бу ансат димәссең. Ике чаңгыга өч кеше баса. Ике команда ярыша. Чаңгыларны бер вакытта, синхрон күчерсәң отасың. Алай итә алмаганнар җиргә егылды...

30 килолы тоз, шикәр комы күтәрүчеләр, башка бәйгеләрдә катнашучыларга, җиңүчеләргә бүләкләрне кызганмадылар. Мәчет исеменнән тары һәм манный ярмасын кушып пешерелгән тәмле коймак һәм хуш исле чәйдән, авыз итүчеләр дә бүгенге бәйрәмнән канәгать калгандыр.    

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев