Иртән җиңел генә торыр өчен укыла торган дога
Иртән билгеле бер вакытта уяныр өчен, йокларга яткач, 3 мәртәбә «Аятел-Көрси» укыла. Аннары 3 тапкыр «Кәүсәр» сүрәсен укырга киңәш ителә.
Аннан соң шушы доганы укырга:
«Бисмилләәһи рахмәәнир рахиим. Ләә тәъхузүһү синәтү үә ләә нәүүм. Әллаһүммә сәһһир гайнии үә нәүүир кальбии үәлгыйльзатәл кальб».
Мәгънәсе: «Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Аңа йокы да, йокымсырау да хас түгел. Йә Аллаһ! Күзләремне (вакытында) уят, йөрәгемне нурландыр һәм гафләт белән йоклап калудан сакла».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев