Җиһаншиннар әтиләренең 100 еллыгы уңаеннан Әмирдә мәҗлес уздырдылар
Шушы көннәрдә Әмир авылы мәчетендә корбан ашы узды, аны Җиһаншиннар гаиләсе оештырды. Әлеге мәҗлесне алар әтиләре, бабалары Хафиз Исмәгыйль улы Җиһаншинның 100 еллыгына багышладылар.
- Корбанны, бабасына атап, Чирмешәндә яшәүче оныгы, улым Радик чалды, - диде Мәдинә Хафиз кызы. – Туганнарга рәхмәт, аеруча туган нигезебездә барыбызны да каршы алып, озатып калучы энебез Илдус белән аның иптәше Нурсинәгә, мәҗлес оештыруга барысының да өлеше керде. Әтиебез 1923 елының 12 июлендә туган. 1941 нче елны үз теләге белән сугышка китә, берничә тапкыр яралана, 1943 нче елны туган авылына кайта. Сугыштан соң ул төрле җаваплы урыннарда хезмәт куя. Эшен гел җиренә җиткереп башкара, шуңа да күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ләкин сугышта алган яралар эзсез узмый, әтиебез 1968 елны, әниебезне, 7 баласын ятим итеп, 45 яшен дә тутырмыйча вафат булды.
Ашка 60лап кеше килгән, Чирмешәннән генә түгел, Казаннан, Яр Чаллыдан да кайтучылар булган. Мәчетнең ашханәсендә сый-хөрмәт белән тулы өстәлләр артында әүвәл кунаклар авыл имамы Люцир хәзрәт Зыятдиновның вәгазен тыңлаганнар, аннан соң Коръән укылган.
Бердәмлек менә шунда күренә инде ул. Бик күркәм, матур, күңелгә ятышлы булган бу бәйрәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев