Яңгыр зыяныннан курыкканда укыла торган дога
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин киңәш бирде.
Яңгыр вакытында догалар кабул була, түбәндәге доганы укырга киңәш ителә:
«Әллаһүммә инни әс-әлүкә хайраһә вә хайрә мәә фиһә вә хайра мәә урсиләт биһи, вә әгүзү бикә мин шәрриһә вә шәрри мә фиһә вә шәрри мә урсиләт биһи».
Тәрҗемәсе:
«Аллаһым, мин Синнән (яңгырның) хәерлесен, яңгыр эчендә булган хәерне һәм ул алып килгән нигъмәтне сорыйм. Һәм мин бу (яңгырның) зыяныннан, аның эчендә булган зыяннан һәм ул алып килә торган зыяннан Сиңа сыенам».
Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев