Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дин буенча өйдә песи яки эт тотарга ярыймы?

Әлеге җан ияләренә игътибарлы һәм кайгыртучан булудан тыш, аларга карата булган кайбер тыюлар да бар.

Өй эчендә эт асрауны динебез рөхсәт итми, чөнки аның йоны һәм селәгәе ислам буенче нәҗес булып санала. Эт селәгәе намаз уку урынына, киемнәргә тигән очракта, бу урында намаз уку, әлеге киемнәр белән гыйбадәт кылу дөрес булмый.

Расүлебез: «Эт булган йортка фәрештәләр кермәс», – дип әйткән.

Әмма, бу – этләрне асрау гомумән тыелган гамәл, дигән сүз түгел, билгеле.

Йортларында песи тотарга теләүчеләрнең эшләре җиңелрәк: әлеге хайваннарны бернинди тыюларсыз асрарга мөмкин.

Расүлебез мәчеләрне чиста хайваннар дип әйткән дөрес хәдисләр күп.

Шулай ук үзебезнең кул астында булган мәхлукларны тәрбияләү, вакытында ашату-эчертү турында да истән чыгармасак иде, чөнки без Кыямәт көнендә моның өчен дә җавап бирәчәкбез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев