Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләрнең гошер сәдакалары мәчет-мәдрәсәләргә озатылачак

Районыбыз халкы көзге уңыштан гошер сәдакалары тапшырган.

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә Чирмешәнлеләр гошер сәдакасы җыю буенча ничә ел инде республикада алдынгы урыннарда.

Быел бу яктан Яшәүче, Якты Тау, Тукай, Утыз Имән, Кызыл Яр, Керкәле, Кара Чишмә авыллары халкы аеруча актив булган.

Гошер сәдакалары республиканың Мөхәммәдия, Ярдәм мәчетләренә, 1000 еллык һәм башка  мәдрәсәләргә тапшырылачак.

- Гошер - су сипмичә үстергән уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән уңышның егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйткән: “Авыл хуҗалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстергән уңышның егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

Рамил Ибраһимов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев