Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән хуҗабикәләренең табалары тиз суынмады

Кичә районыбыз мәчетләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазлары укылды. Ир-егетләребез дин йортларына тәкбир әйтеп җыелдылар.

Әмир авылыннан Хәкимә Бадаева бәйрәм көнне иртәнге дүрттән аякта. Кунакчыл хуҗабикә гает намазыннан ире Фәритне, кияве Нәсимне, иренең абыйсы Минсәгыйтьне кайнар коймаклар, кыстыбыйлар пешереп көткән. Табага тиз генә суынырга ирек юк: гадәттәгечә, күршеләрне дә, оныкларны да сыйлыйсы.

 

-Бик зур бәйрәм, изге көн булгач, коймагым да уңды. Көн озын, табыннарны әле тагын корырбыз. Минсәгыйть абыйның корбаны бар, Аллаһ кабул кылсын, - диде Хәкимә апа.

Белешүебезчә, Корбан бәйрәме көнне районның 23 мәчетендә узган гает намазларында барлыгы 1479, шул исәптән Чирмешәндә 358 якташыбыз катнашкан. Намаздан соң шактый гаиләләрдә корбан чалу дини йоласы башкарылды.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев