Чирмешән районы җитәкчесе ифтар мәҗлесе оештырды
Район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән Мөшбикә мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте.
Бу чарада йөздән күбрәк кеше катнашты. Вәгазь сөйләнде, намаз укылды, сыйлы табын көйләнде.
- Рамазан – мәрхәмәтлелек ае. Күп авылларда булып, шундый күркәм мәҗлесләрдә катнашабыз, - диде Рамил Айбатов. -Авыз ачтыру өчен буш көннәр юк диярлек, бөтен җирдә табын көйлиләр. Бергәләшеп, тынычлык, махсус хәрби операциядә катнашучылар исәнлеге, мәчетләр корган, динне алга җибәрү өчен көч куючы юмарт якташларыбызның эшләре алга барсын өчен дә дога кылабыз. Хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм оештыруда өлеше кергән һәркемгә рәхмәт.
Барыбыз да изге гамәлләр кылып, сау яшик.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев