Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чумачка мәчете быел ачылачак

Быел дин йортын гаетләрнең берсендә ачмакчылар. Авыл картлары һәм имам-хатыйп Мәүлет Нуруллин шундый ният белән йөриләр. Әлегә кадәр Чумачкада беркайчан да мәчет булмаган, үткән елда гына мәктәп бинасының бер бүлмәсен җиһазлап, картлар шунда намазга йөри, авыл өстендә азан тавышы ишетелә башлаган. Шул ук вакытта авылда иман йорты төзү эшенә дә...

Быел дин йортын гаетләрнең берсендә ачмакчылар. Авыл картлары һәм имам-хатыйп Мәүлет Нуруллин шундый ният белән йөриләр.

Әлегә кадәр Чумачкада беркайчан да мәчет булмаган, үткән елда гына мәктәп бинасының бер бүлмәсен җиһазлап, картлар шунда намазга йөри, авыл өстендә азан тавышы ишетелә башлаган. Шул ук вакытта авылда иман йорты төзү эшенә дә керешкәннәр. Үткән җәйдә 8гә 6 метрлы бура күтәреп, түбәсен япканнар, идән һәм түшәм ясап, ишек куйганнар. Манара да урнаштырылган, тик әлегә ае юк.
-Биредә халыктан җыелган акчаларга 260 мең сумлык эш башкарылды,-ди мәчет имамы Мәүлет Нуруллин. - Бүген 30 мең сум чамасы акча бар, әле тагын 150-200 мең сумлап акча кирәк булачак. Без авылдашларыбызның матди ярдәменә өметләнәбез.
Мәчет төзелешенә саллы гына өлеш кертүчеләр бар. Булат Латыйпов 50 мең сум акча биргән, ә аның әнисе Зәйнәп Латыйпова пенсия акчасыннан 10 мең сум өлеш чыгарган. Әмир авылыннан Наҗия Галимова 6 мең сум акча җибәргән. Кайбер авыл мәчетләре дә чумачкалыларны мәчетле итүдә үз өлешләрен керткән.
Көннәр җылыту белән тәрәзәләр кую эшенә керешәчәкләр, әле бинага электр уты үткәрәсе, мәчетнең җирен дә теркиселәре бар. Халыктан ярдәм җыелуга карап, кечкенә генә булса да веранда да ясалачак. Мәчетнең тирәсен тоту өчен торба белән нефтьчеләр ярдәм итәргә ышандырган. Күмәкләп тотынгач, барын да башкарып була.
Сүз уңаенда: бүген Чумачкада намазга 4-5 бабай йөри. Гает көннәрендә 40лап кеше җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мечеть Черемшан