Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Пасха бәйрәменә ныклап әзерләнгән

Узган якшәмбе көнне православие динен тотучы райондашларыбыз иң зур бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үттеләр. Ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме дип аңлатыла. Район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче Павел һәм Юлия Никоновлар бәйрәмгә алдан ук әзерләнгәннәр. -Кичә күкәйләр буядык, әни аларны чиркәүдә изгеләндереп кайтты. Кунакларга пироглар пешердек....

Узган якшәмбе көнне православие динен тотучы райондашларыбыз иң зур бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үттеләр. Ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме дип аңлатыла.


Район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче Павел һәм Юлия Никоновлар бәйрәмгә алдан ук әзерләнгәннәр.

-Кичә күкәйләр буядык, әни аларны чиркәүдә изгеләндереп кайтты. Кунакларга пироглар пешердек. Без, яшьләр, Пасханың бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәсәк тә, ул - бик олы бәйрәм. Бүген безгә иртән үк бик күп бала керде, - ди хуҗабикә.

Әлеге гаиләнең йорт бусагасын тагын берничә малай, кыз атлап уздылар һәм "Христос Воскресе!", дип кычкырып хуҗаларны сәламләделәр. Аларга "Воистину воскресе!" дип җавап бирелде. Аннан балаларның башка йортларда инде яхшы "тазарган" пакетларына хуҗабикә кулыннан күчтәнәчләр - буялган күкәйләр, конфетлар өстәлде.

Бу көн, алты атналык пост узгач, кеше ял иткәннән соң туган-тумача, якыннар белән очрашу көне буларак та билгеләнә.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined