Чирмешәндәге икенче мәчет төзелешендә эш тукталмый
Чирмешәнннең Амур ягында төзелүче, инде манаралары, ишек-тәрәзәләре дә куелган мәчеттә эчке эшләр дәвам итә. Лашманнан килеп йөрүче осталар бүген подвал өлешендә идәнгә измә җәяләр, төп залда тәрәзә яңакларын ясыйлар, түбәне эчтән тышларга керешәләр. Стеналарны штукатурлау да тукталмый. Булачак мәчеттә электр, җылылык челтәрләре ясыйлар. Билгеле, башкарасы эшләр бик күп әле, бинаның...
Чирмешәнннең Амур ягында төзелүче, инде манаралары, ишек-тәрәзәләре дә куелган мәчеттә эчке эшләр дәвам итә.
Лашманнан килеп йөрүче осталар бүген подвал өлешендә идәнгә измә җәяләр, төп залда тәрәзә яңакларын ясыйлар, түбәне эчтән тышларга керешәләр. Стеналарны штукатурлау да тукталмый.
Булачак мәчеттә электр, җылылык челтәрләре ясыйлар. Билгеле, башкарасы эшләр бик күп әле, бинаның эчен яхшы материаллардан бизәкләп ясау, билгеле, ашыкканны яратмый.
Мәгълүм булганча, әлеге, Чирмешәндәге икенче мәчет Әмир егетләре - бертуган Әгъләмовлар акчасына төзелә. Тирә-юньне исә район, халык көче белән төзекләндерәчәкләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев